Тыңла әле, бер моң ишетелә,
Ул моңны мин отып аламын.
Сагышларны тизрәк басар өчөн,
Кавышуны көтеп каламын.
Тыңла әле, бөр моң ишетелә, —
Ул моңнар бит чыга йөрәктән.
Язмышларны җиңеп шул ук моңнар
Яшәргә бит безне өйрәткән.
Тыңла әле, бөр моң ишетелә, —
Таныш алар, күптән, күптәнге;
Таныш моңнар аша сине көтәм,
Якын итә алмыйм бүтәнне.