Түзә йөрәк

Теләгәнчә генә бармый тормыш,
Сыный язмыш, бирә кирәкне.
Тик бер теләк: саклый алсам иде
Яралардан бахыр йөрәкне.

Түзә йөрәк, түзә, түзә барсына,
Үтенәмен, зинхар, ярсыма.
Аяз көннәр күбрәк,
Сабыр бул син, йөрәк,
Алда көткән бәхет бар сыман.

Үткәннәрдә ялгышлар да булды,
Абынмаган җирдә — юктыр ла.
Гаепләргә берүк ашыкмагыз:
Хөкемдар бит бары бер Хода.

Түзә йөрәк, түзә, түзә барсына,
Үтенәмен, зинхар, ярсыма.
Аяз көннәр күбрәк,
Сабыр бул син, йөрәк,
Алда көткән бәхет бар сыман.

Моңая ла йөрәк сагынудан,
Төрле уйлар газиз башымда.
Иманым нык, шуна һичкачан да
Тез чүкмәмен язмыш каршында.

Түзә йөрәк, түзә, түзә барсына,
Үтенәмен, зинхар, ярсыма.
Аяз көннәр күбрәк,
Сабыр бул син, йөрәк,
Алда көткән бәхет бар сыман.

Оставьте комментарий