Татарстан поезды

Саубуллашып кул болгадым,
Янды йөрәк ярасы.
Сагышларны оныттырды
Казан — Мәскәү арасы.

Дөнья буйлап, сине уйлап
Инде күпме юл уздым.
Бәхетемә илтә кебек
«Татарстан» поезды.

Төн шикелле моңсу иде
Күзләреңнең карасы.
Табыштырды, кавыштырды
Мәскәү — Казан арасы.

Дөнья буйлап, сине уйлап
Инде күпме юл уздым.
Бәхетемә илтә кебек
«Татарстан» поезды.

Поезд кебек үтә гомер…
Күпме калды барасы?
Җыр шикелле кыска икән
Мәскәү — Казан арасы.

Дөнья буйлап, сине уйлап
Инде күпме юл уздым.
Бәхетемә илтә кебек
«Татарстан» поезды.

Оставьте комментарий