Сагыш дәрьясы

Кыйгак-кыйгак…
Берәү моңлы җырлый.
Дәрьяларга китә сагышы,
Кыр казлары алдан белде мәллә
Аянычлы булган язмышны…

Сер сөйләмә!

Сер сөйләмә җан дус диеп,
Җан дуслар да дошман була.
Чакма таштай дуслыкларны
Дөньяның маллары бүлә.
Сер сөйләмә, сер сөйләмә,
Сер сөйләмә беркемгә дә!

Син үзгәрә аласың

Булды, җитте, син хәзер үзгәрә аласың,
Әле ясасаң бер хата, син үзгәрә аласың.
Бу гомер юлында әллә, әллә нишләп карарсың,
Соң булырга тиеш түгел, син үзгәрә аласың.

Синсез үтте гомерем

Кулларыма алып аккош каурыйларын
Су буйларын урап әйләнәм.
Дөнья моңга чумган, аңа ниләр булган,
Нигә сагыш калган җәйләрдә?

Соңгы кыңгырау (икенче вариант)

Җиз кыңгырау мына яңгырады,
Күпме анда таныш тавыш бар.
Колагымнан зыңлап китми торыр
Мәктәптәге ирмәк* тавышлар.