Саҗидә

Урал буе бик ямьле лә,
Урал суы бик тәмле;

Ай-вай, Саҗидә,
Агым суда, басма өстендә
Керләр чайкый сай җирдә.

Урал суын эчкән кызлар
Нечкә билле, ак тәнле.

Ай-вай, Саҗидә,
Агым суда, басма өстендә
Керләр чайкый сай җирдә.

Каш карасы күзеңдә лә,
Буй зифасы үзеңдә;

Ай-вай, Саҗидә,
Агым суда, басма өстендә
Керләр чайкый сай җирдә.

Ай туганда тудың мәллә,
Ай нуры бар йөзеңдә.

Ай-вай, Саҗидә,
Агым суда, басма өстендә
Керләр чайкый сай җирдә.

Оставьте комментарий