«Салават абый» диләр
Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке…
Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке…
Сабантуйга кайтам әле
Җәйнең аяз таңында.
Дус-ишләрне күрәсем бар
Газиз туган авылымда.
Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Гармун моңон тыңлап,
Күңел ача сабантуйларда.
Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Курай моңын тыңлап,
Күңел ача сабантуйларда.
Әйдә, дустым, кайтыйк әле,
Авыл Сабан туена.
Быел барыбер кайтам дип,
Җыендым кыш буена.
Талаучылар килде ил чигенә,
Бәхетебезне тартып алырга.
Күтәрел, ил, дошман өеренә,
Соңгы көрәш, соңгы давылга.
Без китәбез иртәгә дә
Шинель салып җилкәгә шул.
Сайрый да былбыл, сайрый да тургай
Колхоз басуларында.
Борынгыдан килгән хәбәр —
Исәнлекне сорашу.
Гомерлектә истә кала
Бер күрешеп очрашу.
Йолдызларны күзли ул,
Күктән нидер эзли ул,
Әйтерсең: юк бүтән эше.
Саный яңгыр тамчысын,
Татый әрем ачысын
Гади генә сәер кеше.
Сәлам бирәм сезгә,
Сәлам алам сездән,
Дуслар сәламләшик без!
Сәлам биреп, сәлам алып,
Исәнләшеп без яшик (яшикче)!