Сабантуй (дүртенче вариант)

Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Гармун моңон тыңлап,
Күңел ача сабантуйларда.

Эх, сабантуй, сабантуй,
Сабантуйга ни җитә?
Моңсызларны да җырлата,
Картларны да биетә.
Эх, сабантуй, сабантуй,
Күңелләрне җилкетә.
Бәйрәмнәрнең иң ямьлесе
Сабантуйга ни җитә?

Күптән, көткән бәйрәм,
Читләр ҡала хәйран.
Табыннарда чәйләр, йүкә бал.
Әйдә үңган кешем,
Данга лаек кешем,
Җир селкетеп берне биеп ал.

Эх, сабантуй, сабантуй,
Сабантуйга ни җитә?
Моңсызларны да җырлата,
Картларны да биетә.
Эх, сабантуй, сабантуй,
Күңелләрне җилкетә.
Бәйрәмнәрнең иң ямьлесе
Сабантуйга ни җитә?

Атлар уйнап килә,
Мәйдан батыр көтә,
Чиккән сөлге алар билендә.
Кырда иген уңсын,
Җирдә шатлык булсын,
Тыныч тормыш булсын илемдә.

Эх, сабантуй, сабантуй,
Сабантуйга ни җитә?
Моңсызларны да җырлата,
Картларны да биетә.
Эх, сабантуй, сабантуй,
Күңелләрне җилкетә.
Бәйрәмнәрнең иң ямьлесе
Сабантуйга ни җитә?

Оставьте комментарий