Әйдә, дустым, кайтыйк әле,
Авыл Сабан туена.
Быел барыбер кайтам дип,
Җыендым кыш буена.
Кашык кабып йөгерербез,
Аркан тартып уйнарбыз.
Колга башына менәрбез,
Катыкка да чумарбыз.
Батыр калырмынмы, юкмы —
Мин дә көрәшкә керәм.
Сөлге булмаса — һичъюгы
Кулъяулыгы эләктерәм.
Сабантуймы, җыенмы ул —
Хикмәте анда түгел.
Мәйданнарны урыйк җырлап,
Ачылып китсен күңел.
Эх, дускаем, әйдә әйттер,
Гармуның бар кулыңда.
«Җырлап була, елап булмый»
Диләр Сабан туенда.