Сөртә алмадым, әнкәй, күзләреңне

Яз кайтмасак, көзен кайтырбыз дип,
Әнкәйгә кул биреп тормадык.
Үзебез дә белми, туган җирдә
Соңгы җырыбызны җырладык.

Сөюем җимешләренә

Пар кантлар җилдә каерылды, 
Ялгызлыкның беләм салкынын. 
Сезнең өчен саклап яшимен мин 
Гайлә үчагының ялкынын. 

Солдатта булган, диләр…

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Соңгы димә

«Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр», — димә?!.
Тик быелга алар соңгысы…
Кышлар үткәч, яңа язлар килер,
Гөлләрнең дә булыр яңасы.

Соңгы өмет

Ямансулап тыңлыйм елап очкан
Яфракларның серле тавышын.
Көзләр сагышлымы, әллә инде
Ямансумы гомер агышым.

Соңлаган җыр

«Мине сөйсәң, бер җыр чыгар!» — дидең
«Йөрәгеңдә матур җыр тусын».
«Тик соңлама, — дидең, — айрылганда
Миңа килер юлың уң булсын».

Сугыш ялкыны

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,—
Алды җирне сугыш ялкыны.