Сәлам

Сәлам бирәм сезгә,
Сәлам алам сездән,
Дуслар сәламләшик без!
Сәлам биреп, сәлам алып,
Исәнләшеп без яшик (яшикче)!

Ялкынлы сәләмнәремне
Кабул итегез дуслар.
Сезнең белән яшәүләре
Эх, рәхәт шул, туганнар!

Сәлам бирәм сезгә,
Сәлам алам сездән,
Дуслар гел сәламләшик!
Сәлам биреп, сәлам алып,
Исәнләшеп без яшик! (Рәхәтләнеп без яшик!)

Төрле хәлләр була тормышта,
Кәеф төшә кай чакта.
Ниләр генә булса да
Шат-елмай бу дөньяга.

Сәлам бирәм сезгә,
Сәлам алам сездән,
Дуслар гел сәламләшик!
Сәлам биреп, сәлам алып,
Исәнләшеп без яшик! (Рәхәтләнеп без яшик!)

Яныбызда тогры дуслар —
Иң зур терәк булсыннар.
Гөр килешеп яшәргә
Исән булсын туганнар!

Сәлам бирәм сезгә,
Сәлам алам сездән,
Дуслар гел сәламләшик!
Сәлам биреп, сәлам алып,
Исәнләшеп без яшик! (Рәхәтләнеп без яшик!)

Оставьте комментарий