Минем таныш өянкеләр
Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр.
Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр.
Тәңкә карларны себереп,
Тышта буран котыра,
Тәрәзә төбендә гөлем
Ал чәчәктә утыра.
Әллә мин кайттым язларга,
Миңамы кайтты язлар.
Күңелемдә гөрләвектәй,
Бөркелеп акты назлар.
Мин сагынам яз иртәсен,
Аккан чакта ташкын сулар,
Йөрәгемдә чаң кагалар
Язгы уйлар, язгы моңнар.
Мин язларны алдан көтеп алам,
Моңнарына бирелә башкаем.
Мин беренче чәчәкләрне җыйган
Урыннарга барам яз саен.
Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.
Өй каршындагы миләшем —
Минем якын сердәшем.
Чуалса фикер-хисләрем,
Аның белән сөйләшәм.
Өй түрендә миләш
Иелә җилләр тигәч,
Тәрәзәгә карап кызара.
Өзгәләнмә миләш —
Булчы якын сердәш,
Мәхәббәтен көткән кызларга.
Якын гына әрәмәдә
Сайрап тора кошлары.
Хөрмәт итеп яшәү язсын
Сезне-якын дусларым!
Без үстек,
Үсеп җиттек, әни
Менә без дә үсеп җиттек.