Матур да соң җәйләре!

Якын гына әрәмәдә
Сайрап тора кошлары.
Хөрмәт итеп яшәү язсын
Сезне-якын дусларым!

Тәбигатьнең кочагында
Күңел ачыйк, әйдәле!
Табында-чәйләр-мәйләре,
Матур да соң җәйләре!

Дөрләп яна учагыбыз
Болында-су буенда.
Аерым яшәү кызык түгел,
Бергә күңелле дөнья!

Тәбигатьнең кочагында
Күңел ачыйк, әйдәле!
Табында-чәйләр-мәйләре,
Матур да соң җәйләре!

Дус булып тату яшәүдә —
Тормышның шунда яме.
Болын тулы чәчәкләре,
Матур да соң җәйләре!

Тәбигатьнең кочагында
Күңел ачыйк, әйдәле!
Табында-чәйләр-мәйләре,
Матур да соң җәйләре!

Оставьте комментарий