Минем гөлем!
Тәңкә карларны себереп,
Тышта буран котыра,
Тәрәзә төбендә гөлем
Ал чәчәктә утыра.
Тәңкә карларны себереп,
Тышта буран котыра,
Тәрәзә төбендә гөлем
Ал чәчәктә утыра.
Болында былбыл моңлана,
Бәгерне өзеп-өзеп.
Ялгызлыктан җан сызлана,
Булырмы икән түзеп?
Сөю, мәхәббәт юк, димә,
— Бар ул ярату.
Ләкин аны сөйгәнеңә
Авыр аңлату.