Мин беренче чәчәкләрне эзлим

Мин язларны алдан көтеп алам,
Моңнарына бирелә башкаем.
Мин беренче чәчәкләрне җыйган
Урыннарга барам яз саен.

Мин беренче чәчәкләрне эзлим,
Алар бәлки башка төштәдер.
Беренчеләр мине сагындыра,
Беренчеләр минем истә гел.

Яз авышса, җәйнең уртасы бар,
Чәчәкләре була ишлерәк.
Югалтуның ни икәнен белә,
Юатуны ник белми йөрәк.

Оставьте комментарий