Кайтам эле балачакка
Тагын кайтам туган авылыма,
Шәһәр тузаннарын калдырып.
Кайтам балачакка, яшьлегемә,
Уйлар, сагышларны арттырып.
Тагын кайтам туган авылыма,
Шәһәр тузаннарын калдырып.
Кайтам балачакка, яшьлегемә,
Уйлар, сагышларны арттырып.
Йөкче! Чаптыр атларыңны
Арбаң бик әкрен бара.
Сагынып кайтам авылыма
Әнкәем яннарына.
Кайтам, әнкәй, кайтам әле
Төшләремдә авылыма.
Акбүз паратларны җигеп,
Чыгам синең каршыңа.
Синең турындагы җырны, Арчам,
Җырламый мин түзмим кая барсам.
Җырлар ягы, моңнар ягы, Арчам,
Сиңа кайтам, юллар йөреп арсам.
Ямансулап болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама;
Ничек итеп онытыйм мин ярымны
Кара кашлы, назлы җанымны?!
Барлый ил чакрымнар белән
Үлчәп юл араларын,
Кайчандыр читләргә китеп
Адашкан балаларын.
Кай илләргә оча икән
Туган яктан киткән кошлар?
Чит җирләрдә күпме күрде
Безнең дә бит газиз башлар?
Кыр казлары очып үтте,
Парсыз алар — санадым.
«Кая китте берегез?» — дип
Үзләреннән сорадым.
Бер каз моңсу тавыш бирде:
«Киткән инде алты пар.
Беребезне, минем дустны
Кичә алып алдылар».
Элек монда олы авыл иде,
Балкып яна иде утлары.
Калган бүген истәлекләр булып
Нигезләре генә нибары.
Анда ул,
Анда ул таңнарның
Нәкъ Кырлай өстендә атканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары?!