Кайтыр нигез калмагач
Туган өйнең түрләрендә
Үстек, үсеп буй җиттек.
Үстек, үсеп буйлар җиттек,
Таралыштык та беттек.
Туган өйнең түрләрендә
Үстек, үсеп буй җиттек.
Үстек, үсеп буйлар җиттек,
Таралыштык та беттек.
Ялан тәпи баскан эзләремнең
Җылысына карлар яугандыр,
Авыл башындагы нәни инеш
Кар көртенә күмелеп калгандыр.
Тәрәзәләр өйнең күзе
Өйләр яулыклы әни
Туган йортка кайтсам мәнә
Туган йортка кайтсам мәнә
Йөрәгемдә әллә ни?
Кайттым туып-үскән якларга,
Сагынып кайттым бала чакларга.
Әллә нигә күңел,
Үрсәләнеп бүген
Җилгән төсле саплар атларда.
Кайтам әле туган якларыма,
Сызылып алсу таңнар атканда,
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Сәвәләйдән Сәвәләйгә
Ага вакыт елгасы.
Кайларда гына йөрсәм дә,
Килә шунда кайтасы.
Авылыма кайтам бик күп еллар аша,
Бәхетемә куанып туймыйм.
Узган яшьлек кайта, язгы сулар таша,
Айлы кичтә мин гармун уйныйм.
Кайтам әле, кайтам Сикертәнгә,
Анда әнкәм, анда дусларым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым,
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым,
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.
Авылыма ял итәргә
Кайтам әле ел саен.
Өй янында мине көтә
Зифа буйлы ак каен.
Канатланып очып кайтам
Туган Яңавылыма.
Дәрт-дәрман бирә сулары
Сусаган җаннарыма.