Кайталар кыр казлары

Кыр казлары очып үтте,
Парсыз алар — санадым.
«Кая китте берегез?» — дип
Үзләреннән сорадым.
Бер каз моңсу тавыш бирде:
«Киткән инде алты пар.
Беребезне, минем дустны
Кичә алып алдылар».

Кайталар инде, кайталар инде,
Кайталар инде кыр казлары.
Ерак җирләрдән, ялгыз калсада,
Кайталар инде кыр казлары.

Нәрсә булды бу дөньяга —
Күзләр күрмәс булдымы?
Яз киттеме җир йөзеннән,
Матурлык суындымы?
Кыр казлары очып үтте —
Ун бер бөртек барысы.
Инде менә йөрәгемдә
Шул казларнын кайгысы.

Кайталар инде, кайталар инде,
Кайталар инде кыр казлары.
Ерак җирләрдән, ялгыз калсада,
Кайталар инде кыр казлары.

Оставьте комментарий