Кайтам туган җиремә

Йөкче! Чаптыр атларыңны
Арбаң бик әкрен бара.
Сагынып кайтам авылыма
Әнкәем яннарына.

Шытыр — мытыр йөгерә арба
Үтә кырлар басулар.
Тәгәрмәчләр шыгырдыйлар
Моңлы җырлар такмаклар.

Авырлыклар халык түзәр.
Егетләребез батыр.
Кызларыбыз бигрәк гүзәл,
Туган телебез матур.

Атлар тиз чаба башлады
Үтә кырлар — басулар.
Сагынып кайттым иркенлеккә
Авылдашлар — туганнар.

Шыпырт кына утыра йөкче
Каршы җилләр ыжгыра.
Җилләр искән моңнарына
Хуҗа! Селкенеп җырла!

Авырлыклар халык түзәр.
Егетләребез батыр.
Кызларыбыз бигрәк гүзәл,
Туган телебез матур.

Җырлап, тиз җиттек авылга
Манарасы күренә.
Йөрәгем бик йомарланды
Каршы әнкәем йөгерә.

Йөкче! Туктат атларыңны
Кайттым туган җиремә.
Рәнҗемә минем әнкәем
Өйгә кайттым мәңгегә!

Авырлыклар халык түзәр.
Егетләребез батыр.
Кызларыбыз бигрәк гүзәл,
Туган телебез матур.

Оставьте комментарий