Хәйран калырлык

Хәйран калырлык тормышта
Шатлык уруларыма:
Дүрт офыктан кояш карый
Иртән торуларыма.

Хәйран калырлык тормышның
Тозак коруларына:
Бер хәсрәтем ике була
Иртән торуларыма.

Сүнә барлык офыкларым,
Боз ага суларымда,
Дус дигәнем дошман булса
Иртән торуларыма.

Хәйран калырлык тормышта
Шатлык уруларыма:
Дүрт офыктан кояш карый
Иртән торуларыма.

1977

Оставьте комментарий