Хат ташучы Хәтимә

Хат ташучы Хәтимә;
Ник үзе хат язмый икән
Кош теле хәтле генә?

Хат ташучының күңелендә
Нәрсә барын белмәссең;
Хат ташучы кызны сөйсәң,
Хат чыраен күрмәссең.

Хат ташучының эше күп —
Өйдән-өйгә йөгерә;
Хат язарга иренсә дә,
Хат ташырга өлгерә.

Сөйгәнемнән хат юк та юк,
Түзмәдем йөрәгемә;
”Ник язмыйсың?” — дип сорадым,
Шаян кыз көлә генә.

“Күңелемдә серемне, — ди, —
Күзләремнән эзлә, — ди.
Вакыты җиткәч, хат язармын,
Өметеңне эзмә”, — ди.

Хат ташучының күңелендә
Нәрсә барын белмәссең;
Хат ташучы кызны сөйсәң
Хат чыраен күрмәссең.

Оставьте комментарий