Дүдәк-дүдәк
Йөгерә үрдәк, йөгерә каз
Боты озынга күрә.
Йөгерә үрдәк, йөгерә каз
Боты озынга күрә.
Нечкә билле ай кызына
Сокланып син күз атма.
Байлык, диеп, бетә күрмә,
Дусларыңны онытма.
Торсак та без төрле җирләрдә
Без яшибез совет илендә;
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
Дуслар белән учак яктык
Төнге елга ярында.
Төн дә якты була икән
Янда дуслар барында.
Казан — Өфе, Өфе — Казан —
Дуслык учагы.
Учак кебек кайнар икән
Дуслар кочагы.
Дуслык — бердәмлек булмаса
Яшәп булмый һич кенә.
Дуслык җыры җанга дәва,
Җирдә гөлләр үстерә.
Өфе — Казан арасы,
Барасы да барасы.
Дуслык юлын якын иткән
Татар — башкорт баласы.
Таулар очып, елга кичеп,
Җир чигенә барырмын,
Назга сусаган дусларны
Кочагыма алырмын.
Юлларыма сиптең ак өметләр —
Чакырды гел якты тараф мине.
Дуслык, дуслык — гомер биргән дуслык (бүләк),
Гомерләрдән артып калсаң икән (иде);
Ерак йолдыз, якты йолдыз кебек,
Сүнгәч тә, син балкып янса(ң) икән (иде).
Каршы ал син язгы акчарлакны,
Яшьлегеңнән сәлам әйтмәсме?
Әйләнеп кайт Идел буйларыннан,
Сагышларың басылып китмәсме.
Әйдә, дустым, су буена,
Бөдрә чәчең юарсың ла,
Син юарсың, мин җырлармын,
Күңелең тулса еларсың.