Чал Урал

Чал Уралның итәгендә Гүзәл туган илкәем, Каялардан — далалардан, Җилә иркә җилкәем. Һай Урал, чал Урал — Син минем бердән-берем, Чал Урал, чал далам — Әй, газиз туган җирем!. Тиз каладан — калаларны Җырлый — җырлый урадым. Сәфәр гизеп-йөреп кайтып, Һәй Ауропа таныдым. Һай Урал, чал Урал — Син минем бердән-берем, Чал Урал, чал далам … Читать далее

Чаптарым

Нинди язмыш безне көтә икән?
Кая чаба икән чаптарым?
Аргамагым эзләп чаба төсле
Бер кайгысыз колын чакларын.
Аргамагым чаба, һаман чаба, —
Тирә-юньдә бары ут кына…
Берәүләргә алтын, алтын яңгыр ява,
Алтын ирләр яуда, яуда ятып кала…
Юллар илтә безне упкынга.

Чистай сагышлары

Чистай буйларында йөргән идек —
Ике канат бергә парлашып.
Яшьлек мәхәббәтем әллә нигә
Шул юлларда калды адашып.

Чияле тау

Чияле тау юлларыннан, юлларыннан
Ярсып чаба атларым, атларым.
Берүк миңа сүз катмагыз, сүз катмагыз,
Уйлап аткан чакларым, чакларым.

Черуки

Каурый-каурый канат кош булсам да,
Мин сандугач-былбыл түгелмен.
Былбыл тавышы кебек тавышым да юк,
Ә шулай да җырлый күңелем.