Чал Урал

Чал Уралның итәгендә
Гүзәл туган илкәем,
Каялардан — далалардан,
Җилә иркә җилкәем.

Һай Урал, чал Урал —
Син минем бердән-берем,
Чал Урал, чал далам —
Әй, газиз туган җирем!.

Тиз каладан — калаларны
Җырлый — җырлый урадым.
Сәфәр гизеп-йөреп кайтып,
Һәй Ауропа таныдым.

Һай Урал, чал Урал —
Син минем бердән-берем,
Чал Урал, чал далам —
Әй, газиз туган җирем!.

Америка оҗмах диләр
Шунда тормыш корганнар.
Тамыр җәйгән аталарым
Бөтен җирдә булганнар.

Һай Урал, чал Урал —
Син минем бердән-берем,
Чал Урал, чал далам —
Әй, газиз туган җирем!.

Оставьте комментарий