Үтте яшьлек юләрлеге

Үтте яшьлек юләрлеге,
Булмаганда йөгәнлеге.
Назларымнан торган язым,
Моңнарымны калдым язып.

Үпкәләмә (икенче вариант)

Таң атканда чык бөртекләрендә
Якты нурлар уйный җем-җем килеп.
Үпкәләмә, иртән йокылардан
Уянганда күз яшемне күреп.

Үкенмә

Кешеләргә биргән бәхет
Безгә язмаган.
Язмыш безне мәхрүм иткән
Сөю-назлардан.
Юлларыбыз төрле якка
Адашып киткән.
Аерым-аеры гел заяга
Гомерләр үткән.

Үзең сизмәдең

Күкләреңдә серле йолдыз булып,
Яшерен генә сине күзләдем.
Төннәр буе сөеп, назлап чыктым,
Ярый әле үзең сизмәдең.

Үзем генә белгән юл белән

Үзем генә белгән юллар белән
Төшләремә кереп керәсең.
Сиңа гына сөйләр сүзләрем (серләрем) бар,
Бар әле, бар сине күрәсем.

Үзең аңла

Аңлатырга йөрәк хисләремне
Җитмәс кебек минем сүзләрем,
Үзең аңла инде, үзең аңла,
Нигә уйчан карый күзләрем.
Җырласам да, назлап, тибрәталмам
Күңелеңнең нечкә кылларын.
Үзең аңла инде, үзең аңла,
Нигә моңлы минем җырларым.

Үзең бүләк (беренче вариант)

Нигә икән синең исемеңне
Кушар һаман моңлы җырларга?
Мәхәббәтем — бәхеткәем минем
Тулып агар микән ярларга?

Җиләк кагы

Җәйге урман аланында
Нигә мине очраттың?
Нигә мине әкияти
Үги кызга охшаттың?
Нигә, әй, адашмадым
Синең генә йөрәктә?
Бергә җыйган җиләк кагы
Ачы булды бигрәк тә…