Үзең аңла

Аңлатырга йөрәк хисләремне
Җитмәс кебек минем сүзләрем,
Үзең аңла инде, үзең аңла,
Нигә уйчан карый күзләрем.

Җырласам да, назлап, тибрәталмам
Күңелеңнең нечкә кылларын.
Үзең аңла инде, үзең аңла,
Нигә моңлы минем җырларым.

Сабыр итәм, өзелеп сагынсам да,
Очрашканда уттай янам мин.
Үзең аңла инде, үзең аңла, —
Нигә кайнар сулыш алам мин.

Оставьте комментарий