Үкенмә

Кешеләргә биргән бәхет
Безгә язмаган.
Язмыш безне мәхрүм иткән
Сөю-назлардан.
Юлларыбыз төрле якка
Адашып киткән.
Аерым-аеры гел заяга
Гомерләр үткән.

Яктылыгым җырымнан

Ялгышыммы син, әллә язмышыммы?
Җан түрендә әллә сайрар кошыммы?
Исемеңне белмәсәм дә күптәнге танышыммы?
Кем булсаң да ялгышырга мин риза,
Җан түрендә сандугачым җыр сыза,
Язмышышкаем сөя белү бәхетен миңа суза.

Сөембикә (беренче вариант)

Дала кызы булып тусам да мин
Ил анасы итте язмышым.
Балаларын җуйган ана кебек
Тарихларга кереп барышым.
Идел суы кая илтә мине?
Илсез-юлсыз кая баралам?
Кыңгыр башын иеп туган илдә,
Халкым калды сиңа, манарам.