Ашкыну (беренче вариант)

Кояшлы язлар килә, нур беләк тула дөнья,
Әйләнеп бозлар дулкынга, чабалар ярга.
Агачлар яфрак яра, кошлар коралар оя…
Шулчак йөрәк җилпенеп, күңел ашкына кая?!

Җиләк кагы

Җәйге урман аланында
Нигә мине очраттың?
Нигә мине әкияти
Үги кызга охшаттың?
Нигә, әй, адашмадым
Синең генә йөрәктә?
Бергә җыйган җиләк кагы
Ачы булды бигрәк тә…

Саумы, Казан!

Туган калам син!
Казан, сиңа мин гел табындым.
Чакырганда син
Кош булып канат, әй, кагындым.
Сагындым мин гел,
Ашкындым сиңа, и Казаным!
Җаным синдә гел,
Синдә — юл башым, юл азагым.

Хәтерлисең микән ул төнне?..

Ай нурында икәү су кердек,
Кул тотынып ярдан сикердек.
Колач җәеп җиңдек дулкынны.
Хәтерлисең микән ул төнне?

Кайчан гына очрашырбыз?

Якты кояш, кояш сине күрә,
Чәчләреңне назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр юл күрсәтеп,
Очраштырмый безне җирдә нигә?.

Бәхетемнең кояшы бул, ярым

Кешелеккә яз китергән таңның
Яктысында синең йөзне күреп,
Актарылып Идел ташыган күк,
Мәхәббәтем алды тулы ирек…