Үзебез булып калыйк
Егет:
Юлымда очрарга
Тиешле язмы син?
Синнәнме башларга
Мәхәббәт язмышын?
Егет:
Юлымда очрарга
Тиешле язмы син?
Синнәнме башларга
Мәхәббәт язмышын?
Җәйге урман аланында
Нигә мине очраттың?
Нигә мине әкияти
Үги кызга охшаттың?
Нигә, әй, адашмадым
Синең генә йөрәктә?
Бергә җыйган җиләк кагы
Ачы булды бигрәк тә…