Яратам (тугызынчы вариант)

Дөньяда бар назлы, җылы сүз,
Иң матур, татлы сүз,
Ишетәсең киләме, җаным?
Ул шундый серле, тылсымлы сүз,
Хәтта ялкынлы сүз,
Аны әйтәм тик сиңа тагын.

Яратам, нык итеп яратам,
Шул тиклем яратам,
Өзелеп яратам, җанкаем,
Сине яратам!!!
Чынлап та яратам,
Син диеп җан атам,
Сиңа булган хисләремне
Җыр аша яңг(ы)ратам.

Ярату һәркемгә бирелми,
Чакырганда килми,
Килгәч инде китми, җаным.
Мең тапкыр, гомерем буена,
Шул сүзне тик сиңа
Әйтергә дә риза тагын.

Яратам, нык итеп яратам,
Шул тиклем яратам,
Өзелеп яратам, җанкаем,
Сине яратам!!!
Чынлап та яратам,
Син диеп җан атам,
Сиңа булган хисләремне
Җыр аша яңг(ы)ратам.

Оставьте комментарий