Тагын кайттым
Тагын кайттым… нигә кайттым соң мин?
Кемнәр көтә монда, ниләр бар?
Яшьлек сукмакларын үлән баскан,
Дуслар киткән, көтми сөйгән яр.
Тагын кайттым… нигә кайттым соң мин?
Кемнәр көтә монда, ниләр бар?
Яшьлек сукмакларын үлән баскан,
Дуслар киткән, көтми сөйгән яр.
Ал таң нурын сиңа юллар идем,
Күзләремнән үбеп уятсам,
Шул чак мине исләреңә төшереп
Күңел кылларыңны уятса…
Күңел кылларыңны уятса.
Алдан уйлап түгел, уйламыйча
Аерылды юллар тозакка.
Cин тукталдың, ә мин каршы килдем,
Дидем: «Кирәк түгел, озатма…»
Һәр таң саен сине искә алам,
Синнән башка тормыш юк сыман.
Сулык-сулык былбыл сайраганда
Тавышыңны танып юксынам.
Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба,
Ялан тәпи йөгерә яшь (ак) каеннар миңа таба.
Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,
Алда мине янар учак булып өмет көтә.
Җәйге кичтә чыгам болыннарга —
Икәү генә йөргән җирләргә.
Ул вакытлар калды, микәнни соң
Инде сагынып кына сөйләргә?!
Әйтегезче: кемнәр кискән
Сандугач сайрар талны?
Әйтегезче: нишлим, дуслар,
Югалткачтын сөйгән ярны.
Ник моңаеп уйга калдың?
Айрылабыз дисеңме?
Бәлки әле айрылмабыз,
Айрылмабыз шикелле.
Сер сөйли урман офыкка,
Башын куеп иңенә.
Янымда сөйгәнем юкка,
Сөйли алмыйм мин генә.
Яшьлек язым инде артта калды,
Ник ашыгам гомер көземә?
Әй елыйсы иде, малай булып
Йөзне куеп әнкәй тезенә.