Син кайларда?

Алдан уйлап түгел, уйламыйча
Аерылды юллар тозакка.
Cин тукталдың, ә мин каршы килдем,
Дидем: «Кирәк түгел, озатма…»

Син кайларда, минем яшьлегемнең
Онытылмас матур бер җыры?
Хәтер китабында сине тапсам
Җаннарыма тула нур, җылы.

Араларда хәзер юллар түгел,
Еллар ята инде дарьядай.
Җәйләреңне минсез үткәргәнгә
Көзләреңә кер син каргамый.

Син кайларда, минем яшьлегемнең
Онытылмас матур бер җыры?
Хәтер китабында сине тапсам
Җаннарыма тула нур, җылы.

Язган булган бер-беребез өчен
Матур, япь-яшь булып калырга.
Мөмкин түгел яшьлегеңә кайтып,
Язмышыңны кабат язарга.

Син кайларда, минем яшьлегемнең
Онытылмас матур бер җыры?
Хәтер китабында сине тапсам
Җаннарыма тула нур, җылы.

Оставьте комментарий