Килерсең кебек яныма

Сер сөйли урман офыкка,
Башын куеп иңенә.
Янымда сөйгәнем юкка,
Сөйли алмыйм мин генә.

Языйм да җил канатына,
Серемнең барын барын,
Килерсең кебек — яныма,
Йөрәкнең тоеп зарын.

Күрәм гөлләр елмаюын,
Сулар агышын күрәм.
Гөлләр шатлыгын Иделгә,
Инем аша җиткерәм.

Языйм да җил канатына,
Серемнең барын барын,
Килерсең кебек — яныма,
Йөрәкнең тоеп зарын.

Чыкланды таллар керфеге,
Идел иркәли ярын.
Яфрактагы чык бөртеген,
Суларды былбылларын.

Языйм да җил канатына,
Серемнең барын барын,
Килерсең кебек — яныма,
Йөрәкнең тоеп зарын.

Оставьте комментарий