Йөрәк җыры
Кызыл миләш ачы була,
Үреләм карасына.
Тоз салып китмә, дускаем,
Йөрәгем ярасына.
Кызыл миләш ачы була,
Үреләм карасына.
Тоз салып китмә, дускаем,
Йөрәгем ярасына.
Ярларына сыймас елга түгел,
Чишмә генә икән Дим башы.
Дим суының якты чишмәләре —
Бер-берсенең тугъры юлдашы.
Уза гомер, уза
Искән җил кебек.
Язлар килгән саен
Куям җилкенеп.
Туган як дип сиңа әйтсәм дә азсынам,
Гүзәл як дисәм дә аз сыман.
Балкыйсың, Чүпрәлем, күңелем түрендә
Ташкыннар китергән яз сыман.
Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары;
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.
Кәккүк моңы ишетелә
Дусай урманнарында.
Ул кайтаваз булып кайта
Дусай урамнарына.
Һәркайдагы кебек кояш,
Йолдызларың һәм аең —
Ә шулай да син күпләрдән
Яктырак, Буакаем.
Кайчакларда килә минем
Иңнәреңә баш саласым.
И Казаным, син бит минем
Сагышым башкаласы.
Безнең яклар — шундый илһамлы як,
Күңелләрдә дала киңлеге.
Ижад уты дөрли йөрәкләрдә,
Көдрәт бирә уйлар берлеге!
Таң нуры — тургайлар җыры
Киң кырларны уята,
Шул кырларда безнең яшьлек
Ялкыны ут уйната.