Сезнең өчен
Сез дип талпына күңелем,
Дусларым — якыннарым!
Сезнең өчен җырлыймын мин
Җырларның асылларын.
Сез дип талпына күңелем,
Дусларым — якыннарым!
Сезнең өчен җырлыймын мин
Җырларның асылларын.
Бүген кояш та бик көләч,
Кар да җилбәзәк кенә.
Күк тә зәңгәр. Кыш тимәссең,
Җил дә тик җиләс кенә.
Көннәр үтә, еллар үтә, гомер үтә,
Хыялларда калды яшьлек чагым.
Шул яшьлектә, шул хыялда, янаса
Кире янмас яшьлек учагым.
Әй, газиз туфрагым, туып-үскән ягым,
Беләм синдә бетмәс моң барын.
Җәен-кышын тынмый чишмәләрем җырлый
Әнкәемнең бишек җырларын.
Дугаларга чиккән сөлге бәйләп,
Моңлы кыңгыраулар чыңлатып,
«Авыл көе»н җырлап чыгып киттем,
Унсигезем калды озатып.
Яшьлек бит ул — бер чәчәк,
Бик кыска шул гомере.
Яшеннәрдәй бер яшьни дә,
Янып кала күмере.
Яфрак җиле исә каенлыкта,
яфрак яра инде каеннар.
Ниләр булды быел күңелемә,
Яфрак җиле искән чагында.
Тәрәз төбендәге гөлләрем —
Сердәшем, сердәшләрем.
Әгәр мине ташлап син китсәң,
Ялгызым мин нишләрмен?
Хуш, әтием, инде мәңгелеккә
Аерылды безнең аралар.
Өзгәләнеп күпме еласак та
Күрешергә юк шул чаралар.
Үкенүләрдән тора үткән еллар,
Ә шулай да килә кайтасы.
Чая яшьлек калган аланнарга,
Яланаяк тагын басасы.