Без бергә идек

Хәзер мин, беләсең, төшеңдә,
Күрәсең, кар кебек очабыз.
Яз җиткәч, качарбыз,
Син мине беләсең бит, кире кайтмам,
Сине бүтән кочакламам,
Син бит миннән үзең киттең,
Ул күбрәк бирер дидең.

Башларыңны имә… (Гомер үтә димә)

Гомер үтә димә,
Башларыңны имә,
Язлар әле тагын килерләр;
Җан сөйгәнем сиңа
Чәчәк тотып килсә,
Күңелдәге ташлар эрерләр.

Алтын балдак (икенче вариант)

Исеңдәме, сөю билгесе, дип
Алтын балдак бүләк иткән идең.
Күзләреңне төбәп күзләремә
Йөрәгемне әсир иткән идең.

Ак җыр (беренче вариант)

Бар дөнья ак кына,
Күңелләр шат кына,
Коела, коела ап-ак кар;
Ак уйнак буранда
Без икәү урамда —
Бу ак төн гомерлек бер ядкарь.

Ак җыр (өченче вариант)

Бар дөнья ак кына,
Күңелләр шат кына,
Коела, коела ап-ак кар;
Ак уйнак буранда
Без икәү урамда —
Бу ак төн гомерлек бер ядкарь.