Алмагач бураны

Коела ак тәңкә таҗ гына,
Җил куйса тирбәлеп аз гына.
Мин кердем бакчага адашып,
Гаепле барысына яз гына.

Ник сайрый елатып сандугач,
Чәчкәсен койганда алмагач?
Ник купты мәхәббәт бураны,
Сөяргә хакларым булмагач?

Мең рәхмәт булганың өчен дә
Янымда шушы май кичендә.
Туена соңлаган кәләштәй,
Калдым мин шау хисләр эчендә…

Ник сайрый елатып сандугач,
Чәчкәсен койганда алмагач?
Ник купты мәхәббәт бураны,
Сөяргә хакларым булмагач?

Моң булып сарыла җаныма,
Ак таҗлар бер-берсен узышып.
Ничекләр түзәр бу йөрәгем
Алмалар пешкәндә тулышып?

Ник сайрый елатып сандугач,
Чәчкәсен койганда алмагач?
Ник купты мәхәббәт бураны,
Сөяргә хакларым булмагач?

Оставьте комментарий