Син яратсаң, бүген ярат мине
Күзләреңдә диңгез төсен күрәм,
Чәчләреңә көмеш сибелгән.
Син яратсаң, бүген ярат мине,
Безгә гомер бик аз бирелгән.
Күзләреңдә диңгез төсен күрәм,
Чәчләреңә көмеш сибелгән.
Син яратсаң, бүген ярат мине,
Безгә гомер бик аз бирелгән.
Син эзләмә мине шаулы урамнардан,
Мин килеп чыгармын көзге томаннардан.
Син эзләмә мине күзләп язлар ягын,
Мин табигатьнең кышка атлаган чагы.
Син утырткан шомырт
Чәчәк атты быел,
Ак яулыклар салып иңенә.
Чәчәкләрне өзмимен,
Тик назлап мин ислимен,
Юк назларга бергә, син генә.
Таң атса кош сайрый,
Ул кояшны сагынган.
Җыр җырлап шул коштай
Кил син яшьлек языннан.
Бу дөньяда чибәрләр күп,
Сөйкемлеләр аз, диләр.
Син чибәр дә, сөйкемле дә,
Кемгә насыйп яр икән?!.
Нишләргә дә белмим,
Үпкәләп тә йөрим
Әле сиңа, әле үземә.
Нигә яшьлек язы
Күрештереп калды
Икебезне бары бер генә?
Ничә очрашсак та, бер-беребезгә
Һич тә туймый идек карашып.
Мәхәббәтем, тәүге мәхәббәтем,
Син кайларда калдың адашып?
Мин елмаеп киләм ерактан ук,
Шәүләң генә синең күренсен…
Эчемдәге тышымда шул минем,
Син дә нигә шулай түгелсең?
Гөлбакчада чәчәкләнә
Хуш исле сирень генә.
Бакчада сирень, күңелемдә
Син генә тик, син генә.
Гел бәхетле булып булмый
Бик бихетсез көннәр бар.
Мендәр читен юешләтеп
Елап чыккан төннәр бар.