Син минем сафлыгым

Таң атса кош сайрый,
Ул кояшны сагынган.
Җыр җырлап шул коштай
Кил син яшьлек языннан.

Син минем сафлыгым,
Син мәңгелек шатлыгым.

Таң җиле иркәли
Ак каенның толымын.
Мин кайчан кулыңның
Кайнарлыгын тоярмын.

Син минем сафлыгым,
Син мәңгелек шатлыгым.

Алсу таң Иделгә
Коя көмеш тасмасын.
Син елмай, шул таңдай,
Йөрәккәем янмасын.

Син минем сафлыгым,
Син мәңгелек шатлыгым.

1975

Оставьте комментарий