Син эзләмә мине

Син эзләмә мине шаулы урамнардан,
Мин килеп чыгармын көзге томаннардан.
Син эзләмә мине күзләп язлар ягын,
Мин табигатьнең кышка атлаган чагы.

Син эзләмә мине аны бураннардан,
Мин чәчәк атармын җәйге болыннарда.
Син эзләмә миндә төсләрнең гел агын,
Мин табигатьнең гөлгә күмелгән чагы.

Аяз көндә, зәңгәр күкне ярып,
Яшен сукса, бу-минем нәфрәтем.
Тик шулай да кайтып мин җиргә тезләнәм,
Минем юлым якты йолдызның нуры.

Син эзләмә мине аны бураннардан,
Мин чәчәк атармын җәйге болыннарда.
Син эзләмә миндә төсләрнең гел агын,
Мин табигатьнең гөлгә күмелгән чагы.

Син эзләмә мине төнге күккә карап,
Табалмассың җавап, йолдызларны санап.
Син эзләмә мине, нәрсә әйтим тагын?
Мин күктәге айның күренми ягы.

Син эзләмә мине аны бураннардан,
Мин чәчәк атармын җәйге болыннарда.
Син эзләмә миндә төсләрнең гел агын,
Мин табигатьнең гөлгә күмелгән чагы.

Оставьте комментарий