Син утырткан шомырт

Син утырткан шомырт
Чәчәк атты быел,
Ак яулыклар салып иңенә.
Чәчәкләрне өзмимен,
Тик назлап мин ислимен,
Юк назларга бергә, син генә.

Син утырткан шомырт
Бөдрәләнгән быел,
Күтәрә алмас кебек тоела.
Сагнуларым бик көчле,
Синесез алсулар төсле,
Кайтмый калсаң әгәр, быел да.

Син утырткан шомырт
Җимеш бирер быел,
Кем белән соң авыз итәрмен?
Ятлар белән тәм тапмам,
Синнән башка ямь тампмам,
Гомерем буе сине көтәрмен.

Оставьте комментарий