Син генә (беренче вариант)

Гөлбакчада чәчәкләнә
Хуш исле сирень генә.
Бакчада сирень, күңелемдә
Син генә тик, син генә.

Җырлар да күп, дуслар да күп,
Юлларым да киң менә.
Иркәләр кешем, аппагым,
Син генә тик, син генә.

Сөйләр сүзем дөнья хәтле,
Тик мин сөйләмим генә.
Сердәшем дә, юлдашым да
Син генә тик, син генә.

Оставьте комментарий