Икмәк булса табында

Матур язда, иртә ал таңнарда
Хезмәт керсә басу-кырларга,
Игеннәр мул, шатлык олы була,
Көчле була канат җырларда.

Дан җырла, шагыйр!

Буе талдай, йөзе айдай, җир сылуы.
Йөрәккә ут кабындыра көлүе.
Күзләреннән, йөзләреннән балкып тора аның
Йөрәгендә якты уйлар йөрүе.

Җыр яратам

Җыр яратам, ярсып бер җырласам,
Канатлам, күккә ашам мин.
Туган җиргә шатлык — бәхет яулап,
Ал таң булып, сызылып атам мин.

Яшьлек дәвам итсен

Бусаганда кыз сылуы торса да,
Ел артыннан ел йөгереп узса да.
Йөрәгемдә көчем әле җитәрлек,
Яшьләрнеке кебек әле җигәрлек.

Туган телем

Моң чишмәсе сандугачтай җырчы да син,
Сыгылма бил тал чыбыктай нәфис тә син,
Аллы-гөлле гөл-чәчәктәй назлы да син,
Эй, илһамлы, эй, хөрмәтле туган телем!

Димче

Ничә еллар бергә торгач,
Чишелгәндер ялганнар.
Күрмәгәнне димләгәннәр
Белмәгәнне алганнар.
Калын толыпларга төреп
Күпме кызлар урланган.
Кая югалды кызым дип,
Әнкәсе күрми калган.

Дөнья матур (беренче вариант)

Кешеләргә нәрсә җирдә җитми,
Дәрман юкмы гѳрләп яшәргә?
Мал артыннан куып гомер үтә…
Ә яшәргә? Кайчан яшәргә?

Бураннар (икенче вариант)

Кышның озын, мин яраткан мәле (көне, төне) —
Карлар уйный ап-ак буранда.
Арынмаммы диеп авыр уйдан,
Арынмаммы диеп авыр уйдан.
Серем чишәр булдым аларга…