Яшьлек дәвам итсен

Бусаганда кыз сылуы торса да,
Ел артыннан ел йөгереп узса да.
Йөрәгемдә көчем әле җитәрлек,
Яшьләрнеке кебек әле җигәрлек.

Җырлый-җырлый үтеп барам гомер юлыннан,
Гармуным гына төшмәсен минем кулымнан.
Җырларым, моңнарым сезгә — иң зур бүләгем,
Сезнең белән бергә типсен минем йөрәгем!

Сәгать теле гомеремне сүтсә дә,
Ел артыннан ел йөгереп үтсә дә.
Күзләр әле очкынланып яналар,
Яшь кызлар да сәлам биреп калалар.

Җырлый-җырлый үтеп барам гомер юлыннан,
Гармуным гына төшмәсен минем кулымнан.
Җырларым, моңнарым сезгә — иң зур бүләгем,
Сезнең белән бергә типсен минем йөрәгем!

Уфтансакта авыр диеп яшәргә,
Вакытында кирәк безгә яшьнәргә.
Күңел әле егетләрдәй ашкына,
Яшьлек дәвам итсен иде аз гына.

Җырлый-җырлый үтеп барам гомер юлыннан,
Гармуным гына төшмәсен минем кулымнан.
Җырларым, моңнарым сезгә — иң зур бүләгем,
Сезнең белән бергә типсен минем йөрәгем!

Оставьте комментарий