Аклы — каралы тормыш

Бер көн — табыш,
Бер көн — сагыш,
Аклы-каралы тормыш.
Табышларга — сөендереп,
Сагышларга — көендереп
Эй, сыный безне язмыш.

Туйга теләк

Чәчегез чәчкә бәйләнде —
Бүген сезнең туегыз!
Бергә булсын, якты булсын,
Уртак булсын уегыз!
Тик бәхеттән генә торсын
Сезнең барыр юлыгыз!
Кайгы — хәсрәт, көенечне
Читкә алып куегыз!