Кайбыч турында җыр
Туган ягым син, Кайбычым,
Республикам чигендә.
Аның кырларында үсә
Арыш, бодай, җитен дә.
Туган ягым син, Кайбычым,
Республикам чигендә.
Аның кырларында үсә
Арыш, бодай, җитен дә.
Туар җирен кеше сайлый алмый,
Кайда тели — шунда яшәсен.
Шәхсән үземнең тик мәркәземдә,
Казанымда килә яшисем.
Казаннарга барасым бар әле,
Агыйделдән үтеп Камага.
Күңелемдә сагыш-моңнарым бар,
Чәчкәләрдән җыйган назларым бар,
Идел күрке — шушы калага.
Каеннарым киткән саен (чакта),
Миңа кул изәп кала,
Авылымның тирә ягын
Каеннар бизәп кала.
Каеннарым киткән саен (чакта),
Миңа кул изәп кала (Моңаеп карап калам).
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Каеннар урлап ала.
Авылыма кайтмый торсам,
Өзгәләнә бәгырем.
Өзгәләмә, телгәләмә
Бәгыремне, Кадерем.
Кабан күле сыман
Моңсу кайчак күңел,
Сүзләр белән генә,
Юатырлык түгел.
Яшлеккә тиң кайнар хисләр,
Йолдызлы зәңгәр кичләр.
Кошлар кебек моңнар түгеп
Уенга чыга яшьләр.
Безнең Ишем балкып тора
Ирень суы көзгесендә.
Күбәләкләр, кошлар белән,
Хезмәт сөйгән дуслар белән,
Дуслар белән
Яшәргә язсын синдә!
Җәйге кояш калыкканда,
Сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле бала булам
Әлкиемә кайтканда.
Хискә тулы йөрәгемне
Тагын бер яндыр әле.
Керфекләрем очларыннан
Тамчылар тамдыр әле.