Кайбыч турында җыр

Туган ягым син, Кайбычым,
Республикам чигендә.
Аның кырларында үсә
Арыш, бодай, җитен дә.

Ямьле Бәрле буйлары ла,
Тәмле Кизләү сулары,
Шаулап үскән урманнары,
Ашлык тулы кырлары.

Туган ягымның кырлары
Ел да бирә мул уңыш.
Кайбычымның кешеләре
Бары да уңган һәм тырыш.

Ямьле Бәрле буйлары ла,
Тәмле Кизләү сулары,
Шаулап үскән урманнары,
Ашлык тулы кырлары.

Кайбыч ягы матурланыр,
Ул көннән-көн зураер.
Башкалабыз Казаннан да
Мәңге сүнмәс нур алыр.

Оставьте комментарий