Көзге шатлык

Әйләнә җирем яктыга,
Син дә бер очып әйлән!
Уйна, бие, җырлар җырла, —
Авылда бүген бәйрәм!
Түгәрәк ипи шикелле
Тулган Ай йөзә күктә.
Көз аенда дөнья — муллык,
Яшьләр кавышу көтә.

Кырлай каеннары

Ераклардан сагынып килдем монда,
Тукай җаны дәште үзенә.
Гомер буе җыйган сагышларны
Сөйләү мөмкинмени тиз генә?

Кояш чыккан якта — баткан якта

Сугыш уты кинәт каплап алды
Тыныч иртә, аяз ал таңны.
Ил уллары бердәм яуга китте
Саклар өчен газиз Ватанны.

Кошлар китә (беренче вариант)

Туган җирен ташлап кошлар китә,
Һаваларда кала сагыш-эз.
Сагышларны җиңгән изге җаннар
Туган җирнең бетмәс яме сез.

Кичер, болыным!

Кичер мине, болыным, сабый чактан
Синең куеныңда көч алдым.
Еракларда сине юксынганда,
Син дә сагына дип уйладым.

Килен төшкәндә

Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар,
Арттан чаба бала-чагалар.