Көзге шатлык

Әйләнә җирем яктыга,
Син дә бер очып әйлән!
Уйна, бие, җырлар җырла, —
Авылда бүген бәйрәм!
Түгәрәк ипи шикелле
Тулган Ай йөзә күктә.
Көз аенда дөнья — муллык,
Яшьләр кавышу көтә.

Күз иярми игенченең
Аяк басуларына.
Җитезлеккә өйрәнгәндер
Иген басуларында.

Кояш төсле көләч йөзле,
Арып кайтса да эштән, —
Игенченең күңеленә
Кырлар шатлыгы күчкән.
Көз аенда кияү килә,
Йортларга төшә килен.
Игенчеләр арасыннан
Батырлар сайлый илем.

Күз иярми биюченең
Аяк басуларына.
Батырлыкка өйрәнгәндер
Иген басуларында.

Оставьте комментарий