Кыйгылар

Кыеп-кыеп кына сүзне
Сөйли безнең кыйгылар.
Җырларында — былбыл моңы,
Телләрендә — «кый» гына.

Чәчәк җыйдым тугайлардан.
Син килер дип җыйдым кый.
Чакырдым кый, килмәдең кый,
Җаннарымны кыйдың кый.

Кыйгач-кыйгач кашлы була
Безнең Кыйгы кызлары.
Безнең кыйгыр егетләргә
Кыйгач кашлар тиң бары.

Кыер-кыймас сөям дигәч,
Ышандым да куйдым кый.
Чакырдым кый, килмәдең кый,
Җаннарымны кыйдың кый.

Безгә килсәң, кил елмаеп,
Кымыз сузыр җиңгәләр.
Елмайсаң, кире борып
Җибәрә дә беләләр.

Сөер-сөймәс йөрегәнеңне
Әллә кайдан тойдым кый.
Чакырдым кый, килмәдең кый,
Җаннарымны кыйдың кый.

Кыеш-мыеш сөйләп тормый,
Эшкә тисәң, кыйгылар.
Эй, ярсу да, ягымлы да
Кыйғыларда тойгылар!

Йөрәгемнең ярсуларын
Инде дә чак тыйдым кый.
Чакырдым кый, килмәдең кый,
Җаннарымны кыйдың кый.

Оставьте комментарий