Нәнәй
«Балабыз баласы — балдан татлы!»
Дип әйтә безнең нәнәй.
Ак намазлык өсләрендә
Изге теләкләр тели.
«Балабыз баласы — балдан татлы!»
Дип әйтә безнең нәнәй.
Ак намазлык өсләрендә
Изге теләкләр тели.
Челтәр бәйли бармакларың —
Алтын гына кулларың.
Шул челтәргә бизәлгәндәй
Cерле гомер юлларың.
Безнең хакта гына, әни,
Уйланасыңдыр инде.
Борчыласыңдыр инде син,
Куанасыңдыр инде.
Бала чакта, суга барам диеп,
Ташлап китә идең, әнием.
Күзкәйләрен тәрәзләрдән алмый
Көтә иде сине нәниең.
Ничек соң хәлләрең?
Юрама яманга
Килмәсә хәбәрем.
Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.
Кояшка омтылган гөлләрдәй,
Сабыйлар кочакка үрелә,
Әтисе, әнисе янында
Калырга гомергә гел бергә.
Бәхетең мөлдерәп торганда,
Очраса мең бәхет юлыңда,
Онытма бәхетләр кирәген
Туачак кызыңа, улыңа.
Сөн буенда әнкәй басып тора
Казан тарафында карашы.
Бигрәкләр дә ерак, ерак икән
Авылым белән Казан арасы.
Юлыма чыгасың.
Кулларың сузасың,
Оныттың, кадерлем, дисең дә.
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары
Исемдә,
Исемдә,
Исемдә.